КЫРПАК с. 1. 1) Вак, вак бөртекле (кар, бәс тур.). Быел көзне, шакырдап катырган җир өстенә кырпак кар төшүгә, район базарына илтеп актык сыерны да сатарга туры килә. А.Иванов 2) Юка гына, көпшәк (вак кар катлавы тур.). Вакыт ага ашыкмыйча көзләр аша, Кырпак кар әле эри, тагын ята. Г.Ибушев 3) күч. Ак, чал төшкән. Калын, таза муенлы булганга, җитү сакалы, чылгыйланып торган кырпак мыегы бик килешеп тора үзенә. Ә.Галиев. Ул ай Разыяның кырпак сибелгән чәчләренә ак калфак булып укаланган. А.Хәлим 2. и. мәгъ. сөйл. Юка гына булып төшкән кар катлавы; беренче вак кар. Кырпак төшкән көзге коры көннәрнең берсе иде – мондый вакытта кеше кышка әзерләнә. М.Мәһдиев. Салкын, тын, аяз көзге төн җиргә ак кырпак сибә. Г.Ибушев. Ә хәзер комбайн белән кырпак төшкәнче маташалар. Р.Вәлиев ◊ Кырпак төшү Агару, чал төшү. Коточкыч хәбәрдән борын кырые җыерчыклары тагы да каралыбрак тирәнәйгән, инде агара башлаган чәчләренә бер сәгатьтә кырпак төшкән тәбәнәк таза гәүдәле Якуб карт та давылга эләккән көймә кебек чайкалып тора. Р.Сибат |