КЫРМЫСКА’ ОЯСЫ и. 1) Кырмыскаларның туфрактан, ылыстан, вак чыбык-чабыктан, кипкән яфраклардан өеп ясаган торагы. Кырмыска оясына, төпләрдәге мүкләргә карап та юлны чамалар идең, агачлар арасында төпсез караңгылык. Г.Нәбиуллин. Аякларың сызлыймы – кырмыска оясы иснәргә бар. М.Мәһдиев 2) күч. Күп кеше кайнашып торган урын. Беренче нәүбәттә --- мохтаҗ хуҗалыкларның --- исемлеге укылгач, «кырмыска оясы» бермәл таяк тыкмыйча ук тузгып китте. Ф.Хөсни. Ул кырмыска оясында Минем булганым булды; Мәскәүлеләр өйгә кертмәгәч... Шунда кунганым булды. Р.Рахмани |