КЫРМЫСКА’ КИСЛОТАСЫ и. Кырмыска бүлендекләрендә, ылыста, кычытканда, бал корты агуында була торган иссез, төссез органик кислота. Гәрчис кебек борын эчен ярып, кырмыска кислотасы керде. Х.Камалов. Барыннан да бигрәк кислоталарның тарихи рәвештә барлыкка килгән исемнәре (кырмыска кислотасы, серкә кислотасы һ.б.) кулланыла. Химия. Аларда [валериана тамырларында] эфир мае бар, ә аның составында валериан-борнеол эфиры, --- спиртлар, кырмыска кислотасы, серкә һәм май кислоталарының борнеолэфирлары керә. Урман аптекасы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә