КЫРМЫСКА и. 1) Элпәканатлылар семьялыгыннан, җирдә, таш асларында, черегән үзагачта оя ясап, ишле гаилә булып яши торган бөҗәк. Кырмыскалар, төш вакытының эссе кояшында мыжгып, миллиард кызыл ылыстан корылган йортларын селкетәләр иде. М.Мәһдиев. Рәтле яшисең килсә, кырмыскалар кебек, йокы турында онытасың инде. Т.Галиуллин. Куышлар тирәсендә, кырмыскалар шикелле, кешеләр кыймылдаша. Н.Фәттах. Нечкә билле кара кырмыскалар үлән төбендәге сукмакларыннан, ашыгып, кышка азык әзерләп йөриләр. М.Юныс 2) күч. сөйл. Күзгә артык бәрелеп тормаган, ләкин тырыш, эшчән кеше ◊ Кырмыска йөгерешү Куркудан һ.б. хис-кичерешләрдән тән чемердәү. Ул чаклар искә төшкәч, Илфатның аркасыннан хәзер дә кырмыскалар йөгерешә башлый, беләкләренә, ботларына «каз тәне» чыга. Б.Камалов. Кырмыска күзе кадәр Бик кечкенә. Кырмыскалы йөрәк Тынгысыз. – Ну әткәй, бу тикле дә кырмыскалы йөрәк булырсың икән! – дип куйды ул [Харис], үтә борчылып. Б.Камалов |