КЫРМАВЫК и. диал. 1) Тигәнәк. Кырмавык үзенә тигән һәркемгә ябыша. Мәкаль. Кәҗә койрыгына кырмавык ябышмый булмый. Мәкаль. Тик бәйләнчек чир кырмавыктан да зәһәррәк. Н.Гыйматдинова. Әмма, ни гаҗәп, монда адәмнән биек билчән, алабута, кырмавык туйрасы тантана итсә дә, озын завод каралтылары әле исән булып чыкты. С.Хафизов

2) күч. Начар як, начарлык, кимчелек. Алар арасында шагыйрьнең күңелен тырнаган кырмавыклар да байтак булган. Г.Халит

Кырмавык телле Усал, ачы телле. [Зөлфия]: Нәкъ синең кебек кырмавык телле дә булган әле үзе. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә