КЫРЛЫ’-МЫРЛЫ с. сөйл. 1. 1) Җитешсез, каршылыклы. --- кырлы-мырлы, кара якларны аңа гына аударды да куйды. С.Поварисов

2) Кирәкле-кирәксез. Аңа [кунак хатынга] кырлы-мырлы сүзләр ычкындырырга яисә «кара нинди масайган» дип кенә әйтергә дә урын юк иде. Г.Бәширов

2. рәв мәгъ. 1) Коры, төксе. [Зиннәт:] Я инде, кырлы-мырлы сөйләшмә, принцесса, ди. Н.Гыйматдинова

2) Турысын, дөресен әйтеп, киная кулланмыйча. Тоттым да әлеге дулкынга ияреп, кырлы-мырлы кыланмыйча --- ирен арасыннан сытып чыгардым: «Минем исәп татар әдәбияты бүлегенә керү иде, профессор». Э.Касыймов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә