КЫРЛЫКУРАЙ и. диал. к. кырлы җимеш. Кайчандыр сугышка кадәр киндер ашы, җитен чәчелеп, чөгендер, суган, мал тормасы утыртылып, үзендә дөрес чәчү әйләнеше саклаган җир ---, урыны-урыны белән үзен урман кебек басып киткән кырлыкурай, ат кузгалагы, әче гөрләпәләр, тагын да әллә ниткән эт эчәгеләре, билчән, кузаклы һәм кузаксыз, күзәнәкле һәм күзәнәксез үлән үсемлек кыргыйлашкан халәттә гомер сөреп ята иде. А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә