КЫРЛЫК и. бот. 1) Канәферчәләр семьялыгыннан, нечкә йомшак сабаклы, ян тармаклары нык тармакланып киткән үзәк тамырлы, басуда үсә торган чүп үлән; русчасы: торица. Чүпле орлык чәчкәннең кырын кырлык басар. Мәкаль. Тымызык көнне тырма тотып бөтнек, кырлык үләне, кура җиләге исе килеп торган урман печәнен кабартып йөргән яшьтәш, ничектер, картларга охшап калган иде. М.Мәһдиев. Кипшеп яргаланган ләм, чирәм, кырлык үләне, кычыткан баскан ---. Р.Төхфәтуллин. Ул, янәсе, кырлык арасындагы бодай. С.Поварисов 2) сөйл. Ашлыктан аерып алына торган чүп үлән орлыклары. Кырлык аеру |