КЫРЛЫГАН и. бот. Мәрсидчәләр рәте кырлыганчалар семьялыгыннан, тармакланмаган, төз, туры, озын сабаклы, озынча тар яфраклы, сабак очында чукка тупланган ачык алсу кызыл чәчәкле күпьеллык үлән; русчасы: кипрей. Калкулыкларда, иңкүлекләрдә, урман кисентеләрендә кырлыган җете кызыл чәчәк аткан. К.Тәхау. СССРның урта һәм төньяк зоналарындагы урманнарда түбәндәге баллы үсемлекләр үсәләр: кырлыган, дәгил, клевер, мәтрүшкә, күкебаш --- һәм башка күп кенә үләннәр. Умартачылык. Кырлыганның чәчәкләре, башка үсемлекләрнең чәчәкләренә караганда, балны күбрәк бирәләр. Робинзон эзләреннән |