КЫРЛЫ с. Кырлап эшләнгән. Ул [Тимерхан] хәзер чиста-пөхтә йөри, Фәрхеҗиһан түтәсе аның күлмәк-ыштаннарын гел юып-киптереп, кырлы бәләк белән тәгәрәтеп бирә. Г.Ахунов. Халидә мәҗлес алдыннан кибеткә барып, җиде тиенлек кырлы стаканнар алып кайтты. К.Кәримов. Мәйдан уртасында кызгылт көрән лабрадордан ясалган дүрт кырлы биек монумент тора. М.Юныс |