КЫРЛАЧ I и. 1) Кышның иң салкын ике аеннан гыйбарәт сезон (декабрь – январь). Энем кырлач (январь) агам кырлачны (декабрь) уздырам дип әйтә, ди. Әйтем. Бу декабрь кырык икенче елның кырлач суыгына ялганып китте. Х.Сарьян. Безнең илләр матурлыгы: кышын – кырлач, җәен – челлә. Г.Афзал. Кырлач дип кышның иң суык вакытларына әйткәннәр. Мәдәни җомга 2) тар. Көзнең соңгы көннәрендә яки кыш башында кыргый тояклы хайваннарга оештырылган ау |