КЫРЛА’У II ф. Кыр-кыр иткән тавыш чыгару. Күзләрен әйләндереп салган тавык кырлап кычкырып җибәрде. Г.Толымбай. --- тавыклар, аның дәрт-дәрманын көчәйтеп кырлый-кырлый, читән күләгәсендә сырпаландылар. А.Гыйләҗев

Кырлап алу Бераз кырлау

Кырлап йөрү Бертуктаусыз кырлау. --- Шамил атылып ишегалдына барып керде, кырлап йөргән ваемсыз тавыклар төрекөмеш сыман төрле якка сибелделәр. Я.Зәнкиев

Кырлап йөрү Бертуктаусыз кырлау

Кырлап кую Кинәт, бер тапкыр кырлау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә