КЫРЛА’У I ф. 1. 1) Кыр II (2 мәгъ.) ясау, кырлы итү. Камчыларын кырлап үргән, Тармакларын кыллап үргән. Ш.Маннур

2) Кырып һәм шомартып, ташка (пыялага, металлга һ.б.ш.га) почмак ясап кисешә торган яссы өслекләрдән торган форма бирү. Сүзлектә кулланылган «кырлау» терминын ювелирлык эшендәге «огранка»га калдырыйк ---. А.Тимергалин. Кырлап ясалган бриллиант матурлык, камиллек, бәһасезлек үлчәме итеп санала. Татарстан

2. и. мәгъ. Кыру, кисеп, шомартып билгеле бер формага кертү эше. Киевның алмаз кырлау фабрикасында эшләүче 24 яшьлек Людмила С. 15 мең долларлык 25 бриллиант йоткан. Иң шәп календарь

3. кырлап, кырына бәйл. функ. Яныннан, янәшәсеннән; янына, янәшәсенә. --- барам елга кырлап әкрен генә, теге карчык керне юа да елга кырына өя. Әкият

Кырлап килү Тутыру, түгәрәкләү. Инде кырыкны кырлап килгән Галимҗан өчен бигрәк тә тансык иде. С.Поварисов. Ни әйтсәң дә, Тимергали бабай унынчы дистәне кырлап килә. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә