КЫРКЫЛУ ф. 1) төш. юн. к. кырку. Чулпылары чыңлап торган озын толымнар урынына ирләрчә кыркылган чәч ---. Р.Төхфәтуллин. Балаларның чәчләре кайчы белән керделе-чыктылы кыркылган ---. А.Иванов 2) Ышкылудан тузу Кыркыла бару Торган саен ныграк кыркылу Кыркылып бетү Бик нык кыркылу, сизрәп тузган кыяфәткә килү. [Халәп агай] --- кыркылып беткән бүреген салып, тез башына кидереп куяр иде. М.Хәсәнов |