КЫ’Р КҮГӘРЧЕНЕ и. зоол. Күгәрченнәр семьялыгыннан, күгелҗем төстәге зур булмаган урман кошы; әберчен; русчасы: вяхирь. [Габдерәшит бабай карчыганың] Кечерәген, көче җитмәс дип, боҗыр, кыр күгәрчене күк ваграк кошларга гына җибәрә иде. Г.Рәхим