КЫРКУ II с. 1. 1) Артык тозлы, артык ачы (аш һ.б.ш. тур.). Әйтик, «кырку аш» – тозы бик күп салынган аш ---. М.Мәһдиев. Гашыйк кешенең ашы кырку була ул... Р.Вәлиев 2) Көчле тәэсир итә торган, зәһәр. Эчемлек кырку, зәһәр иде. Коньяк диярсең. Х.Камалов 3) Усал, кырыс; кызу канлы. Шәрифә бераз кыркурак та, теллерәк тә булып китә, ләкин Рәүфә моны аның чит күрүе итеп түгел, ә олылыгы итеп хисаплый иде. А.Шамов. Атаңның холкы бик кырку бит. Р.Вәлиев. Дөрес, кырку да син, каудар да син кайчакта. С.Лашманчы 2. рәв. мәгъ. Кырыс, кырыс итеп. – Нәрсә кыяфәтең бик кырку күренә? – дип сүз катты аңа колхоз башлыгы. Р.Вәлиев. Ул ятарга җыенып йөргән икән, кәефсез каршылады чакырылмаган кунакны, кырку сөйләште. Р.Камалов |