КЫРКУ I ф. 1) Кисү, кисеп җыйнаклау. – Үсә, күп үсә [курай], бер колач кыркып китерергә була, – диде ул [агай], кәефле генә елмаеп. Ә.Еники. Хәлдән тайганчы печән чаба ул, сәндерәсен тутыра, тезмәсен тутыра, бакча буенда кибән өя, әле һаман җитми аңа, урман аланын кыркый. Н.Гыйматдинова 2) Урак белән ашлык уру. Хатыннар гына түгел, малайлар, егетләр дә башак кыркый иде. Ә.Баян. Арыш аз гына балавызландымы, Адюк башак кырка башлый. Ш.Маннапов 3) Тешләре белән кисеп, өзеп алу (терлек тур.). Таралышып, маллар уҗым кыркый. Н.Әхмәдиев. Атлар, ара-тирә пошкыра-пошкыра, салмак кына печән кыркый. Р.Батулла 4) Сарык, куй һ.б.ш. хайваннарның кайчы яки махсус җайланма белән йонын алу. Куйны кырыкканда, тәкә калтырый. Мәкаль. Хәтта бер көнне [Тамара] шуның [этнең] йонын кырыккан да ваннада юындырып чыгарган. Ф.Яруллин. Әни белән Садыйка түти сарыкларының чалыштырып тышауланган чәлтерләренә тезләнеп алганнар да, кырт-кырт иткән кайчы тавышы --- чыгарып, йон кыркалар. А.Хәлим 5) Атларның ялын, койрык кылларын кисү 6) сөйл. Чәчне төбеннән үк алу, бик кыска кисү. [Мин] Военкоматта чәчне кыркып кайтаргач, кызларга күренергә оялып йөрдем. М.Мәһдиев. Гыйлаҗи абзый аларның башларын сабынлый-сабынлый кырмый, ә кайчы белән кырка. Ф.Яруллин 7) Сакал-мыекны кыру 8) күч. сөйл. Даими талау, кеше исәбенә яшәү Кыркый бару к. кыркып бару Кыркый башлау Кыркырга тотыну. Җайдаксыз калган атлар, туктап, чирәм кыркый башлый. Р.Батулла Кыркый бирү Бернәрсәгә карамастан кыркуны дәвам итү Кыркый төшү Бераз кырку Кыркып алу Тиз генә кырку Кыркып ату Тиз арада кырку Кыркып бару Тоташтан кырку Кыркып бетерү Тулысынча кырку; барысын да кырку Кыркып йөрү Әле, хәзерге вакытта кырку. Казыкка кыска бау белән бәйләп куйган тәбәнәк соры сыер җәймә зурлыгы чирәмлекне кыркып йөри. М.Юныс Кыркып кую Алдан ук кырку. Басу шәрә. Комбайннар Тигез итеп кыркып куйган. Ш.Галиев Кыркып ташлау Тиз генә, җәһәт кенә кырку // Рәхимсез кырку. Чалгы белән кыркып ташлагандай түнгән хәлсез солдатлар тау өстеннән я корсакларында шуышып, я тәгәрәшеп аска коелалар. Р.Сафин Кыркып тору Даими, әледән-әле кырку. [Минем чәчләрне] Кырыкмый торсаң, кап-кара тубал кебек үсәләр. Р.Хафизова. Пычранган йонны кыркып торырга һәм артык үскән тоякларны саклык белән кыскартып кисәргә кирәк. Йорт эшләре Кыркып чыгу Башыннан ахырына кадәр, тулысынча кырку. «Ур, ур, урагым. Саплы, затлы коралым», – дип пышылдавың була, урагың кулдан ычкынып, бөтен басуны кыркып чыга. Р.Хафизова. --- Әхәт солыны кыркып чыкты. Р.Кадыйров |