КЫ’Р КӘҖӘСЕ и. зоол. Боланнар семьялыгыннан, кырда, урманда яши торган, ата төрләрендә 3–4 тармаклы кечкенә мөгезе булган, партояклы имезүче хайван; коралай; русчасы: косуля. Көтүче кыш көнендә урманда агач төбеннән берничә кыр кәҗәсе тапты. Г.Тукай. Агач асларында бозау тикле кыр кәҗәләре көтүе ята. М.Мәһдиев. Сазлыклы урманнардагы боланнар һәм кыр кәҗәләре начар үсәләр, һәм аларның мөгезләре дә гарипләнгән төсле бөгелеп-сыгылып беткән. Кызыклар дөньясында |