КЫРДАШ с. 1. 1) Кем белән булса да бер басуда, кырда бергә эшләгән. --- җәенә өч-дүрт мәртәбә һәр чөгендер үсентесе белән күзгә-күз карашырга, хәер-фатыйха теләп төбен йомшартырга, --- җилле кырдаш күршеләреңнән бер карышка да калышмаска кирәк. Ф.Җамалетдинова

2) геом. иск. Чиктәш. Кырдаш почмаклар

2. рәв. мәгъ. Янәшә. Ай чамасы узгач, минем белән кырдаш йоклаган Янис Цивинып миңа пышылдый: – Кызыл Армия белән Латвиядән китеп, без ялгыштык. З.Зәйнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә