КЫРГЫЧЛА’У ф. 1) Кыргыч белән эшләү, чистарту, ваклау. Ат сараен ындыр табагы төсле чиста тотты Хәйретдин агай, атны кыргычлап, ялтыратып, коендырырга Олы суга алып төште ---. А.Гыйләҗев. Ат түгелдер бит ул кыргычларга? Р.Мулланурова

2) күч. Кыйнау. Ләкин партизан туплары, Мылтык һәм кылычлары Самурайлар токымының Аркасын «кыргычлады». Ш.Маннур. Ә теге, синең тез астыңны портфель белән кыргычлаган юан гәүдәле абзый, сыңар кул белән тотынып, асылынып барганда, сиңа талон бирә. М.Мәһдиев

Кыргычлап алу Тиз генә кыргычлау

Кыргычлап бетерү Кыргычлауны тәмамлау

Кыргычлап җибәрү Тиз генә бераз кыргычлау. Черегән ниргәләрне алыштырып, каралганнарын эчен-тышын кыргычлап җибәргәч, өй менә дигән булды. Ф.Яруллин

Кыргычлап тору Әледән-әле, еш кыргычлау; һәрвакыт кыргычлау. Ул хисләр еллар юшкынын кыргычлап торырга тиеш. Ш.Галиев

Кыргычлап чыгу Тулысынча, башыннан ахырына кадәр бер-бер артлы кыргычлау. Мин үземнең акыл тирәнлегенең сай казанын кыргычлап чыктым, бер касмагы да калмады. М.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә