КЫРГЫЧ и. 1) Нәрсәне дә булса кырып чистарту җайланмасы. [Котырынкы уйларны] Кыргыч белән дә кырып төшерә алмассың. Б.Камалов. Буяу, пумала, кыргыч, кадак, тагын әллә никадәр кирәк-ярак төяп, төш авышкач кына кайтып төште ул. Р.Мулланурова. Казу эшләре вакытында таштан ясалган эш кораллары – чапкычлар, кыргычлар, кискечләр һәм, сирәк булса да, кыргый хайван сөякләре табыла. Татарстан тарихыннан хикәяләр

2) Атны чистарту өчен махсус тимер щётка; кашау, кашавыч. Металл ватыклары арасында «Зингер» тегү машинасы, ухватлар, ат кыргычлары, бизмәннәр --- бар иде. М.Мәһдиев

3) Аш-су әзерләгәндә яшелчәләрне ваклау җайланмасы. --- фужерлар, кычкырып торган чәчкәле чәйнекләр һәм чәйнүшкәләр, тоткычлар һәм кыскычлар, кыргычлар һәм угычларның берсенең дә бәяләмә хаклары куптарылмаган ---. А.Хәлим. [Әби] [кызыл чөгендерне] --- аннары кыргычтан уа, песок сала. Г.Кашапов. Калынрак киселгән кыяр башларын вак тишекле кыргыч аша үткәреп, биткә тигезләп җәясең һәм 15–20 минут ятып торасың. Серле календарь

4) тех. Нефть скважинасын парафиннан чистарту җайланмасы. Нефть көпшәсенә утырган парафинны скважинага кыргыч төшереп, аны чыгыр белән күтәртәләр... Ш.Бикчурин. Чыбыгы өзелеп, кыргычы скважинага төшеп киткән һәм анда бик уңайсыз яткан ахры, нефть чыгу сизелерлек кимеде. Р.Төхфәтуллин

5) зоол. Кайбер хайваннарда: каты тешчекләр белән капланган тел. Анда [йоткылыкта] каты тешчекләр белән капланган итчел тел урнашкан, бу кыргыч дип атала. Биология: хайваннар

6) сир. Бетергеч



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә