КЫРГЫЙ ТАРЫ и. бот. Кыяклылар семьялыгыннан, терлек азыгы буларак кулланыла торган үләнчел үсемлек; кан туктаткыч үлән; русчасы: росичка. Без алып кайта торган бер арба кычыткан, күзлут, сүсән уты, эт эчәгесе, кыргый тары үләннәреннән, киптергәч, сыер белән сарыкларга өч салырлык печән чыга. Ә.Гаффар |