КЫРГЫЙЛЫК и. 1) Цивилизация үсешенең түбән баскычына караган, шул чор белән чагыштырып бәяләнгән күренеш. Дөньяда шуныңчы кыргыйлык яшәгән. Ф.Яруллин. Кыргыйлыкка охшаш бер гадәтме – Тәртипсезлек булса бүлмәмдә, Мин үземне иркен итеп тоям, Мин баерак кебек бу мәлдә. М.Галиев

2) Вәхшилек; тупаслык. Кул күтәреп суга алмый ул студент егеткә, хәленнән дә килми, табигате дә сыйдырмый андый кыргыйлыкны. Ә.Еники. Бу кадәр кыргыйлык, хайванлык каян килә? Ф.Яруллин. Табигатьне саклауда, бәлки, безгә дә, андый кыргыйлыкларга барып җитмәстән, үтемлерәк чаралар күрү кирәктер. Кызыклар дөньясында



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә