КЫРГЫЙЛАНУ ф. 1) Кыргыйга әйләнү, кыргый булып китү. Өркеп, сагаеп кына Йөри ул [мәче] кырыйлардан, Сөю-сыйпау күрмәгәч, Ничек тиз кыргыйланган. Ш.Галиев. Аннары, бүреләр бетсә, икенче җәфа: кыргыйланган этләр аларның урынын алырга мөмкиннәр. Кызыклар дөньясында

2) Эшкәртелмәү, каралмау. Карлы кантар асларында Орлыклар өшеп ята, Кыргыйланган кыр, сагынып, Моң суза безнең хакта. Зөлфәт. Салабаш урманы чыннан да кыргыйланды. Н.Гыйматдинова

3) Усаллану, вәхшиләнү. Төн уртасы. Буран тынып калды, Кыргыйланмый урап өйләрне. Г.Сәгыйров. Моңарчы ирешелгән цивилизация казанышлары юкка чыга, кеше бик күп нәрсәләрне оныта, кыргыйлана ---. С.Шәмси

4) Кеше белән аралашмый башлау

Кыргыйлана бару Торган саен ныграк кыргыйлану

Кыргыйлана башлау Кыргыйлык билгеләре күренү. Тормышта кыйнала-кыйнала, соңгы чиктә без – адәм балалары – үзебезнең кыргыйлана башлаганыбызны сизмибез. З.Хөснияр

Кыргыйланып бетү Тәмам кыргыйлану. Кайчандыр тәрбияләп, карап кына үстергән чәчәкләр тәмам кыргыйланып беткәннәр, әрекмән яфраклары астыннан чак кына күренәләр. А.Тимергалин

Кыргыйланып йөрү Берникадәр вакыт аралашмау, үз-үзеңне начар тоту

Кыргыйланып китү Кинәт яисә бераз кыргыйлану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә