КЫРГЫ’ЗЧА рәв. 1. 1) Кыргыз телендә. --- тантана башыннан ахырына кадәр диярлек кыргызча, дөресрәге, төрки телләрдә барды. Р.Фәйзуллин

2) иск. Казак телендә, казакча

3) Кыргызлар яки казаклар кебек. Татар бер кабат кыргыз җиренә чыгып йөрсә, җаны-тәне берлә кыргызга биреләдер. Үзенең өенә кайткач та, кыргызча утыра, аныңча әңгәмә суга, аныңча согындырышадыр. Г.Камал

2. с. мәгъ. Кыргыз телендәге. Иң элек әсәрнең кыргызча оригиналын төгәл укып чыктым. М.Госманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә