КЫРГЫЗ и. 1) Телләре төрки телләр семьялыгының кыпчак төркеменә караган, Кыргызстанда яши торган, ислам диненең сөннилек юнәлешендәге төп халык атамасы һәм шул халыкның аерым бер кешесе. Ниһаять, бик еракка китеп кояш та бата, җир өстенә бик тиз караңгылык иңә, ә күктә, төнгелеккә бер җиргәрәк җыелган кыргыз малларыдай, бихисап йолдызлар калка. Ә.Еники. Кыргыз, үзбәк – тел кардәшләребез, белорус, грузин – берсе дә чит түгел миңа. Р.Ишморат. [Егетләрнең] Берсе кыргызмы, казахмы шунда, икенчесе сап-сары башлы – әллә урыс, әллә украин инде. Э.Касыймов 2) иск. XX гасыр башына кадәр: казак халкы. Шәкертләрнең кайберәүләре кыш уртасыннан башлап кыргыз арасына тарала башлаганга күрә, самавыр куйдыручылар да азая башлады. М. Гафури. Ел башында далага – кыргызларга чыгып керәсем бар. Ә.Гаффар 2. с. мәгъ. Кыргыз яки казак халкына караган, кыргыз яки казак халкы белән бәйләнешле. Балтыйк буе әдәбиятларында, кыргыз әдәбиятларында һәм башка республикаларда да шулай ул. Л.Ихсанова. Ул татар, инглиз, кытай, уйгыр, үзбәк, кыргыз, казак һәм башка төрки телләрне камил белә һәм җиңел аңлаша ала. А.Хәлим |