КЫРГАЯК и. зоол. Тигез аяклы кысласыманнар асотрядыннан, юеш урыннарда үрчи торган, төнлә тереклек итүгә җайлашкан күп аяклы бөҗәк; юеш таракан; русчасы: мокрица. Кыргаяк дигән бөҗәкне барыгыз да беләсез. М.Мәһдиев. Кышкы көннәрдә кайнар кер суы парыннан тәрәзәләр елый, чатлыклар юешләнә, кыргаяклар тагын да арта. А.Шамов. Кухня тәрәзәсенең тупсасы купкан, бәдрәфтәге торбадан су ага, кыргаяк оясына әйләнгәнен көтәсеңме? Н.Акмал |