КЫ’Р БӘРӘҢГЕСЕ и. бот. диал. Мәкчәчәклеләр семьялыгыннан абагасыман яфраклы, сабак очында чукка тупланган сары, аксыл, миләүшә төсендәге чәчәкле, чәчәкләрендәге нектарны озын борынлы бөҗәкләр генә суыра ала торган күпьеллык үлән үсемлек; сәрдәнә, калфакчәчәк; русчасы: хохлатка. Безнең вакыт күп: тимер юлда коелып калган патроннарны җыеп, учак яндырып шартлатырга да, кыр бәрәңгесе, кузгалак кебек нәрсәләрне табып чәйнәргә дә өлгерәбез. Г.Сәгыйров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә