КЫРА’У ТӨШҮ ф. 1) Җир өстендә кырау барлыкка килү. Берничә көн рәттән иртән түбәләрне һәм чирәмнәрне агартырлык булып кырау төште. М.Гали. Бу таңда чынлап та көчле кырау төшкән, һәм бу кырау --- бәрәңге үсентеләрен карасу шәмәхә ялкын белән көйдергән иде. А.Хәлим 2) к. кырау алу (2 мәгъ.). Башыңа сырхау килсә, кесәңә кырау төшә. Мәкаль. Ярты еллап элек югалган ферма мөдиренең табылуы көтелмәгән ыгы-зыгы тудырды, өмә халкының кәефенә кырау төште. Н.Әхмәдиев 3) күч. Көч, дәрт бетү. Агарса да чәчләр көмеш кебек, кырау төшмәс безнең йөрәккә. М.Җәлил. Әмма каршылыклы уйлар ирек бирмәде, аның [Ринатның] берничә минут элек кабынган хисләренә кырау төште, дәртле уйларын юкка чыгарды. Н.Хәсәнов |