КЫРА’У СУГУ ф. к. кырау алу. Үзе [Фатыйма] исә кырау суккан бәрәңгесенә алмаш орлык эзләп чыккандыр... А.Хәлим. Ай да йөзен сирәк ача күк иле гөмбәзендә, Кыраулар суккан таңнарда җир йөзе бизәген дә. Ә.Синугыл-Куганаклы. [Сәлимә:] Өченчедән, районда синең абруйга кырау сукты, бәгырь. Н.Гыйматдинова |