КЫРАУЛЫ с. 1) Кырау төшкән. Кемгә ничек, Айрат Арслановның тавышын тыңлаганда, минем күз алдыма кыраулы һәм чалт аяз көзге таң килә. Р.Заһидуллина 2) Кыраудан бәсәргән, сыкыланган. [Бай:] Куркыныч бит, кышны сезчә кышласаң. Ул кара көзнең кыраулы кырлары, Чиркәнеч һәм вак, суык яңгырлары! Г.Тукай. Көз иде... Җирнең шушындый Күңелсез чагы иде, Астралар, гөлләр кыраулы, Каеннар сары иде. X.Туфан |