КЫРАУЛАНУ ф. 1) Кырау төшү. [Мәче башлы ябалаклар] --- йоннары, канатлары кырауланып катса да, алар аның өчен борчылмыйлар, тик үзләренең саргылт күзләрен уйнатып --- кычкырышалар, шаулашалар [иде]. Ш.Әхмәдиев

2) күч. сөйл. Агару, чалару

Кыраулана башлау Кырауланырга тотыну. Галиәкбәр абзый кыраулана башлаган куе кара мыегын сыпыра-сыпыра болай диде. И.Туктар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә