КЫРА’У АЛУ ф. 1) Кыраудан зарарлану, һәлак булу (игеннәр, яшелчәләр, җиләк-җимешләр тур.). Карабодайны кырау алды, борчак, җир өстендә үк ярылып, орлыгын да кайтармады. Г.Бәширов. Кырау да, салкын да алмый торган бу чәчәкләр тере түгел, бәлки чын терелекне имитацияләү генә. А.Тимергалин 2) күч. Зыян килү, бетерү, юкка чыгару. Чәчәк аткан яшьлегеңне Көзге кырау алмасын. Ә. Ерикәй |