КЫРАН с. Оста, җитез, елгыр, күп һәм җиңел аулый торган. Каратургай дигән кушаматка Кыран бөркет күптән күнеккән. Н.Дәүли ◊ Кыранга килмәү Гадәттән тыш эш, гамәл кылу, сүз әйтү. Ә «кыранга килмәгән» дигәнне ничек аңларга? М.Мәһдиев. Кыран галәмәт кылану Бик нык гаугаланып, мәж килеп йөрү. Кыран да булмый (булмас) диал. «Нәрсә дә булмый», «бернәрсә дә булмас» мәгънәсендә кулланыла |