КЫРАГАЙ с. диал. 1. 1) Кырыс. Кырагай табигатьле Иван Нилович участок начальнигы Смирновны элеп алып селкеп салды. М. Хәсәнов

2) Кыргый. Туфайловның кырагайрак, кешеләрдән кача, хатын-кыздан курка торган сыйфатлары бар иде. Х.Камалов. Арыслан тикле арысланны да кулга ияләштерәләр. Ә бу, мин сиңа әйтим, кадерле редакция, кырагайның кырагае. Ф.Шәфигуллин. Сарыклар да кырагай булып чыкты, малайларга баш иеп дуслашырга теләмәделәр ---. А.Гыйләҗев

2. рәв. мәгъ. Әз генә дә. – Сулагай китми ул! ... – Тыңчым, шаһит бул Куйнымда кырагай кайгы югына! Г.Сәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә