КЫР II и. 1. 1) сөйл. Нәрсәнең дә булса чите, кырые; тирәсе. Сызыклар артык туры, калын, кисешмиләр: сыза башлаган да дәфтәр бите кырында өзелеп калган. Ә.Гаффар. Вера тиз генә арба кырына сикереп утырды. Ә.Еники. Хуҗа, сиңа күз кыры белән генә карап, чәй эчеп утыра. М.Юныс 2) Эшләпәнең бөкләнеп куелган кырые. Аның [Мөдәрриснең] маңгаенда кызарып калган эшләпә кырының эзе хәсрәт сызыгы булып тоела. М.Маликова 3) Аерым урын, як, тараф. [Карадәрвиш:] Килеп җиттек бугай. (Сакчы, капчыгын кочаклап, бер кырга утыра.) Р.Батулла 4) Ян. Тынычлык проспектына кыры белән баскан мәһабәт йорт шулай итеп бертөсле гадәти плитәләр белән торгызылды. Г.Кашапов. Ул ике таш плитә өстендә торган, металл кырларында күмердән төшкән ялкын нурлары уйнаган рациясенә табарак шуышып утырды. Г.Паушкин. Чираттагы әйләнештә инде көпчәкләргә басар дигән соңгы өметне кыя ташлары кырына килеп бәрелгән запас көпчәк челпәрәмә китерә. Р.Сафин 5) геом. Предметта үзе кебек үк өслек белән почмак төзегән яссы өслек, бер як ян. Алмаз, тирескә күмелсә дә, асыл сыйфатын җуймый, алтын кысага алсаң, бөтен кырларын ялтыратып нур чәчә. Т.Әйди. Кубның күләме V га тигез. Дәрәҗәнең вакланма күрсәткечләреннән файдаланып, куб кырының мәйданы S ны аның күләме V аша табыгыз. Физикадан мәсьәләләр җыентыгы 6) геом. Геометрик фигураның өслекләрен чикләгән туры сызык. Өчпочмак кыры 7) юн. кил. форм. Янына, алдына, читенә. Кырыңа килми торсам, борлыкма, Шытырга торган орлыгым! Г.Сәлим. – Әйдә, сыйдан рәхим итегез, – дип, Борһан егетләрне сәке кырына утыртты. М.Мәһдиев 2. кырындагы с. мәгъ. сөйл. Янындагы, тирәсендәге. Яратмады ул кырындагы Йосыф кахан шымчыларын, яратмады һәм бер тапкыр да алар белән ачылып сөйләшмәде. М.Хәбибуллин 3. кырыннан рәв. мәгъ. сөйл. Бер читтән, бер яктан; кырынлатып. Ходайбирде, кырыннан гына, Гөлҗиһанга карый иде. М.Гафури 4. бәйл. функ. 1) кырында сөйл. Кемнең яки нәрсәнең дә булса янында. Яньчелгән, ярым ватык каскам ятып калды окоп кырында. М.Җәлил. Тик кадерле ханчам кырында Корбан булсам икән юлында. Ф.Бурнаш 2) кырыннан сөйл. Яныннан, кырыеннан. Арба кырыннан дилбегә тотып, бер агай бара, ә шактый арттан, башын түбән иеп, кулларын артка куеп, иптәш Сабирҗанов үзе атлый. Ә.Еники ◊ Кырга сыймый Хис-тойгы, уй-өмет ташкынының чамасыз күп булуы. Кырга сыймас шатлыкларым ташып, Мин дөньяга туам кабаттан. Ф.Суфиянов. [Хәлимәнең] Куанычы кырга сыймый. Г.Галиева |