КЫР I и. 1. 1) Урман яки елга, авыл яки шәһәр утырган урыннан аермалы буларак, берни белән дә ышыкланмаган тигезлек, зур, киң, ачык мәйдан. Кырда салкынча, себерә торган буран. М.Мәһдиев. Терлекләрен иртәрәк кырга чыгарып өлгерергә кирәк. Н.Дәүли. Алда иксез-чиксез карлы кыр, карлы кыр читендә авыл утлары ачылды. Ф.Шәфигуллин

2) Иген игү, чәчеп үлән үстерү өчен эшкәртелә торган җир мәйданы; ашлык үстерелә торган мәйдан, басу. Авылның кырыеннан ук киң авыл кыры башлана. Ә.Еники. [Зәки абзый] Үзебезнең кырда азык ягы сыегайса, көтүне күрше колхоз кырына алып кереп ашатып чыгарга да күп сорамый. В.Нуруллин. Юлның ике ягы да яшел диңгез: бодай кыры чайкалып, дулкынланып тора. Х.Камалов

3) Нинди дә булса эш-хәрәкәтләр барган җир, урын. Яу кырында башын салганнары да байтак. И.Сирматов. Каты сугышның күп корбаннар алуын, кемнәрнеңдер газиз уллары, сөйгән ирләре, кадерле якыннары сугыш кырында торып калуын белә ул. Ә.Еники. Әнә безнең очның Әтнәләргә, Арчаларга хәтле барып Сабантуйлары тотып йөргән Ярау Гаяз сугыш кырыннан ике буш җиңен селкеп кайтып керде. А.Хәсәнов

4) Нинди дә булса эшләр башкарылган, нәрсәләрдер урнаштырылган яки нинди дә булса хәлгә дучар ителгән участок, урын. Мирхас карап торучылар янына килеп туктаганда, сержант, капсульләр тулы бүреген алга тотып, мина кырыннан болай атлый иде. Х.Камалов. Безнең хәрби шәһәрчектә полигон, ату кырлары, стадион, тагын әллә ниләр бар иде. Ф.Яруллин

5) Нинди дә булса аерым бер максат өчен билгеләнгән участок, җир. Нәфисә үзен шул тәҗрибә кырына беркетүне сорады. Г.Бәширов

6) сөйл. Спорт уеннары өчен мәйдан. Атна саен Конгода 25 мең футбол кыры кадәр мәйданда агач егыла. Мәдәни җомга // Спорт әсбабының мәйданчыгы. Шахмат кыры

7) кит. Территория, җир (ешрак күплектә кулланыла). Совет кырларында туп ядрәләре соңгы мәртәбә яңгырадылар да, еллар артыннан еллар үтте. Һ.Такташ

8) шигъ. Җәмгыять. Бишьеллыкның бөек гигантлары һаман үсә, һаман күккә таба үрелә. Башларыннан инде сез яшәгән коммунизм кыры күренә. Һ.Такташ

9) физ. Нинди дә булса көчләрнең хәрәкәте, эшчәнлеге таралган пространство, киңлек. Бернотас, дәрвишлек язмышына һәм тормышына дәгъва итеп, шәһәрне, цивилизация үзәген ташласа да, әдәбиятның төп магнит кырыннан, үзәк юнәлешеннән читкә китә алмаган. Т.Галиуллин. Яңа корабларның пластик стеналарына электр кыры туплана икән. М.Юныс. Күпчелек кошларның күрү кыры шулай ук 360 градус. Кызыклар дөньясында. Төрле чыганакларның электр кырлары кушылса, суммар электр кыры көчәнешлелеге аерым кыр көчәнешлелекләренең векторча суммасына тигез була. Физикадан мәсьәләләр җыентыгы

10) лингв. Билгеле бер мәгънәне белдерә торган тел чаралары җыелмасы. Ә югарыда саналган барлык кушымчаларны исә --- килеш категориясенең кулланылыш буенча тирә-юне, ягъни функциональ-семантик кыры дип карарга мөмкин. Ф.Хисамова

11) Мичтә махсус мәйданчык, киртләп эшләнгән урын, кучкар. – Нәрсә булган? – Мич кырыннан Минем әлифбам егылган. Ш.Маннур

12) күч. Берәр эшчәнлек яки эш өлкәсе, эшчәнлек сферасы. Матур әдәбият мәсьәләсе – Татарстан җөмһүрияте кебек автономияле җөмһүриятләр өчен бик зур эш кыры ул. Г.Толымбай. Корыч атым иярендә Йөрмәм, бәлки, гомергә. Гыйлем тавына менәрмен, Фән кырларын сөрергә. Г.Нәбиуллин. Шунысы да искә алына: аның белән бергә эшләгән күп кенә юристлар аның югары һөнәрмәндлеген, хокук кырында бик яхшы ориентлашу сәләтен билгеләп үтәләр. Татарстан

2. с. мәгъ. 1) Авыл хуҗалыгы культураларын үстерү белән бәйләнгән; игенчелеккә, кырчылыкка караган. Авылларда туй үткәрер мәл, кыр эшләре очланган, сугым суелган. Г.Якупова. Бөтен сынамышлар буенча уңыш мул булырга тиеш иде – халык җиң сызганып кыр эшенә тотынды. М.Мәһдиев

2) Кырда булган, кырга урнашкан, кыр буйлап барган --- алар бер-берләренә сыенып диярлек, кыр юл буйлап китеп бардылар. Ф.Бәйрәмова

3) Кырда үсә торган; культуралаштырылмаган (үсемлекләр тур.). Менә тагын без атлыйбыз бергә, Кыр гөлләре синең кулыңда. Г.Ибушев. Әмма алар барыбер кыр чәчәкләре кебек нык булып үсә алмый. Ф.Яруллин

4) Сугыш яки поход шартларындагы хәрәкәтләргә, эшләргә бәйләнешле. Кыр госпитале. Кыр хезмәте уставы

5) Кыр шартларына җайлаштырылган. Аннары [Букреев]: – «Бөркет»кә әйтергә кирәк, – дип, кыр телефонына үрелде. Г.Паушкин. [Якупов] Бодай башакларын өзеп алып, бармак битләрендә тәгәрәтеп карый да, кәгазьгә төреп, кыр сумкасына сала. Г. Гобәй

Кыр кебек Бик зур, киң, иркен. Кыр кебек өйдә япа-ялгызы торып калды [Мәдинә]. Р.Хафизова. Кыр кебек зал шыгрым тулы: Халык көн-төн кайнап тора ---. Р.Рахмани. Кыр талашып Каты итеп. Бәлкем, без талчыбыктай нечкә билле кыз өчен кыр талашып сугышканбыздыр. Ф.Хөсни



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә