КЫПЧАК и. XI гасырдан XIII гасыр урталарына кадәр Дунайдан алып Иртышка кадәр территорияне биләгән күчмә төрки телле халык атамасы (хәзерге вакытта бу тел татар, башкорт, карачай-балкар, нугай, казак, каракалпак, комык телләренең нигезен тәшкил итә) һәм шул халыкның бер кешесе (Азиядә – кыпчаклар, Русьта – половецлар, Европада – куманнар дип йөртелгән). Бату ханның исәпсез-хисапсыз бәни әс-фарлар кавеме баскыныннан соң Дәште Кыпчак бетеп – кыпчагы, Бөек Болгар бетеп – болгары агылып килгән ---. Х.Сарьян. Әгәр синең тәнеңдә кыпчак каны акса, син салкын коралга һич тә битараф кала алмыйсың. М.Юныс. Җайдак аттай үргә чаба Һуннар, кыпчак, болгарлар. Кырыс тарих битләрендә Үлмәс яугир булганнар! Р.Рахмани. Түбән Идел буйларында алар кыпчак җирләрен, Саксин шәһәрен басып алалар. Татарстан тарихыннан хикәяләр |