КЫҢГЫРАЮ ф. сөйл. Кыңгыр хәлгә килү; беркадәр бер якка кырынаю, авышу Кыңгыраеп китү Кинәт, көтмәгәндә кыңгыраю; тагын да азрак, беленер-беленмәс кенә кыңгыраю. Салам эскерте җил белән кыңгыраеп киткән Кыңгыраеп тору Кыңгырайган хәлдә булу; әледән-әле яисә даими кыңгыраю Кыңгырая бару Акрынлап кыңгыраю; торган саен ныграк кыңгыраю. Аларның авылдагы ата-аналарыннан калган иске өйләре ел саен ныграк кыңгырая бара Кыңгырая төшү Тагын да азрак кыңгыраю |