КЫҢГЫРА’У ЧӘЧӘК и. бот. Кыңгыраучәчәклеләр семьялыгыннан, куе зәңгәр яки шәмәхә төсендәге чәчәге кечкенә кыңгырауга охшаган үләнчел үсемлек; русчасы: колокольчик. Ә кыңгырау чәчәк, туып килгән якты көнгә сокланып, иртәнге җыр сузды: «Теңә-теңә, тең-тең-тең, теңтеңгел-теңгелә!» Ф.Зариф. Нәни кояшка охшаган ак таҗлы ромашкалар, Лираның күзенә охшаган зәп-зәңгәр кыңгырау чәчәкләр, алсу тукранбашлар, зәңгәрсу бөрчекле күгәрчен күзләр, эреле-ваклы ак чәчәкләр – һәммәсе бар. Р.Хафизова |