КЫҢГЫРАУЛЫ с. 1) Кыңгыравы булган; кыңгырау тагылган. Төнлә елга буйларында Кыңгыраулы атларның Хәтерлим әле, хәтерлим Утлап йөргән чакларын. З.Мансур. Малай абыйсыннан сорый: – Кыңгыраулы кармак – балыклар адашмаскамы ул? – Без килеп каптык! – дип шылтыратыр өчен... Ш.Галиев. Кыңгыраулы тальян гармун фронтка китүчеләрне җырлатып урам әйләндерә. Ш.Маннапов 2) күч. Теләсә нинди сүз, гайбәт ябыша торган; гаугалы. Ирсез хатын кыңгыраулы була ул. М.Мәһдиев. «Кыңгыраулы» шәхес буларак, синең үзеңә дә тәнкыйть шактый эләгеп тора. Н.Гамбәров |