КЫҢГЫРА’У и. 1) Металлдан (бакырдан яки аның эретмәсеннән) ясалган, яңгыравыклы тавыш чыгару өчен теле булган, конус рәвешендәге эче куыш җайланма; чаң. Анда христиан чиркәүләре салырга, безнең мәчетләребезне ватарга әмер иткән, кыңгыраулар асарга кушкан, диелгән имеш, ---. Г.Гобәйдуллин. Көньяк Африка Республикасының Пайнтаун шәһәрендә төсле металл караклары чиркәүдән моннан 200 ел элек Шотландиядә коелган кыңгырауны урлап киткән. Мәдәни җомга 2) Атка, колынга, сыерга һ.б. хайваннарга кайдалыгын белдереп тавыш бирү өчен тагыла торган кечкенә шөлдер. Иясе, бу ишәкне урманда табу читен булмасын өчен, муенына кыңгырау такты. Г.Тукай. Концерт өчен аның бик үк ярап бетмәгәнен искә алып, колын муенына тага торган кыңгырау табып алып килделәр. Ш.Камал. Каяндыр ерактан ап-ак арыш кырлары түреннән «зиң-зиң» чыңлаган кыңгырау тавышлары ишетелде. Ә.Еники 3) Сигнал бирү җайланмасы. Дүртенче катка күтәрелеп, кирәкле квартир ишегенең кыңгырау төймәсенә басты. Х.Вәлиәхмәтов. Наҗиянең уйларын бүлеп, кыңгырау чылтырады. Р.Хафизова. Егет күздән югалып, ун-егерме минут та узмады, ишектә кыңгырау чыңлады. Т.Әйди 4) Чыңлап тавыш бирә торган, эче куыш шар яки ярымшар формасында эшләнгән музыка коралы яки аның бер җайланмасы. Саратский яшел гармонь, Көмеш кыңгыраулары. Бу көмеш кыңгырауларның Кичке яңгыраулары ---. Ф.Кәрим 5) Үсемлекнең кыңгырау рәвешендәге чәчәге. Бүре җиләге (бүре юкәсе – волчье лыко) куагы үзенең алсу миләүшә төсендәге хуш исле кечкенә кыңгырауларын элеп куйган. Мәдәни җомга 6) Акваланглар булмаган вакытта су астына төшү өчен файдаланылган кыңгырау формасындагы гөмбәз. Шуннан инде унике югары квалификацияле водолаз, водолаз кыңгыравына кереп утыралар да, су төбенә төшеп китәләр. Кызыклар дөньясында ◊ Кыңгырау кагу Берәр хәбәрне бөтен халыкка тарату, бар кешегә белдерү. Гаеп миндә, өстемә алам, нигә инде бөтен совхозга кыңгырау кагарга. И.Салахов. Туган-тумача, чыбык очы, канкардәш, кода-кодача, дус-ишнең һәммәсенә кыңгырау кактык. Идел |