КЫҢГЫРАЙТУ ф. Нинди дә булса әйберне кыңгыр хәлгә китерү, кыңгыр салу, авыштыру. Ул Гыймранның чәченнән сыйпамакчы иде, ир башын кыңгырайтты. Н.Гыйматдинова. Бабай укалы тирән түбәтәен аз гына кыңгырайтып, җиләнен төз гәүдәсенә сыландыра да: – Фәрхизә, – ди, – синең карашыңа тиңләшерлек гүзәллек юк. М.Хуҗин

Кыңгырайта бару Акрынлап кыңгырайту

Кыңгырайта төшү Бераз кыңгырайту

Кыңгырайтып кую Кыңгыр хәлгә китерү. Хәзрәт өйгә кайтышлый Әхмәттән Миңлесылу кодачаның үзләрендә икәнлеген ишеткәч, эшләпәсен бераз кыңгырайтып куйды. Ф.Әмирхан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә