КЫҢГЫР с. 1. 1) Беркадәр янтайган, авышкан. Кыңгыр фуражка астыннан тырпаеп торучы тузгак чәчле бу «киткән башлар» иртә таңнан ук карта уйнарга тотынганнар ахры. К.Нәҗми 2) күч. Кирәкмәгән, тыелган, бозык, ярамаган. Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә. Мәкаль. Кыңгыррак кеше дә була бит, кешесенә карап, җиңе дә начар утыра, ди торган иде. З.Рәмиев. Көннәрдән бер көнне хатынымның кыңгыр эшемне сизенүен аңладым. Татарстан яшьләре. --- борынгы заманнарда аларның зур күпчелеге мондый кыңгыр эшләр белән гомумән шөгыльләнмәгән. Кызыклар дөньясында 3) күч. Хаталык, кимчелекле. [Нәсимә:] Тора башлаганыбызга кырык көн юк, синең инде кырыктан артык кыңгыр ягың килеп чыкты. Р.Ишморат 2. рәв. мәгъ. Беркадәр кырынайтып, янтайтып, авыш итеп. Башында кыңгыр киелгән камалы бүрек. М.Фәйзи. – Наҗия Бариевна, бу сорауга иртәгә җавап бирсәң дә буламы? – дип, башын гадәтенчә кыңгыр салыбрак сорады малай. Р.Хафизова. Башын кыңгыр салып, гамьсез кыяфәт белән сөйләнгән кыз якын, бик якын иде аңа. Р.Мулланурова. Киндер алъяпкыч бәйләп, чигүле түбәтәен кыңгыр салып җибәргән карт та, чәчләре чаларган булуга карамастан, яшьләрчә матур күренә. З.Фәйзи ◊ Кыңгыр карау Начар мөнәсәбәттә булу, яратмыйча карау, чит итү. «Шушма башы» [газетасы] укучылары англичаннарга көннән-көн дошманлыкларыны арттырып, кыңгыр карый башладылар. Ш.Мөхәммәдев. Кыңгыр китмәү Начар булмау, зарар килмәү. Муса энекәш, абзарыңны бу кадәр караганчы, йортыңны карасаң да кыңгыр китмәс иде бит, син буйга җиткән инде, өйләнергә дә вакыт. Р.Ильяс |