КЫНДЫРАК и. бот. 1) Кыяклылар семьялыгыннан кыяк яфраклы, себеркәчкә тупланган вак чәчәкле, шуышма тамырлы, терлек азыгы буларак көтүлекләрдә үстерелә торган күпьеллык үсемлек; русчасы: костёр. Аерым төр күпьеллык үләннәрнең туфрак эрозиясенә йогынтысын өйрәнү өчен, түбәндәге күпьеллык үләннәрне чәчеп карадык: клевер, тимофеевка, клевер+тимофеевка, люцерна, кындырак. Күпьеллык үләннәр. Болында тукранбашлар, тычкан борчагы, кырлы борчак, казаяк, олыбаш, кындырак, төлкекойрык һ.б. болын кыяклылары үсә. Татарстан географиясе. Арыш кындырагы орлыгыннан ботка пешерергә һәм солы кесәленә охшаган кесәл әзерләргә мөмкин. Робинзон эзләреннән

2) Кыяклылар семьялыгыннан, озынча нечкә тар яфраклы, күч-күч булып үсә торган үлән; русчасы: полевица обыкновенная

3) сөйл. Кындырак (1 мәгъ.) үләне үскән болын. Кындыракта чәчәк җыйдым Тәмле ислесен генә. Җыр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә