КЫНА’ ГӨЛЕ и. бот. Кыначалар семьялыгыннан, өйдә үстерелә торган алсу чәчәкле гөл; русчасы: бальзамин. Тәрәзә төпләре гөл генә, Кына гөле бер генә. Җыр. Әйтик, татарның яран гөлен, кына гөлен таба аласыңмы син калмык халкында? А.Хәлим. Тәрәзә төбендә – песи яфрагы, ак кына гөлләре. Г.Әпсәләмов |