КЫНА I и. гар. бот. 1) Каты курайчалар семьялыгыннан эссе климатлы зоналарда үсә торган куак үсемлек; русчасы: хна

2) махс. Чәчне, тырнакларны, тәнне (элек тешне дә) буяу өчен, шулай ук төрле рәсемнәр төшерү максаты белән кулланыла торган, шушы куакның кипкән яфракларыннан ясалган саргылт кызыл буяу. Комод өстендә хатын-кызның бизәнү әйберләре. Иннек, кершән, сөрмә, кына, лак, чәч ныгыткыч, чәч йомшарткыч, чәч бөдрәләткеч ---. Ф.Шәфигуллин. [Ярашовичның] Кына төшерелгән тырнаклары --- сыгылмалы зифа гәүдәсе, оетып кына йөреше, балдан татлы тавышы нәкъ алиһәләрнеке төсле! Ш.Рәкыйпов. Кына һәм басма чәч өчен зарарлы түгел, киресенчә, алар чәчне үстерә һәм ныгыта. Файдалы киңәшләр

Кынасы су күтәрмәү Тәнкыйтьне кабул итмәү, тиз үпкәләүчән булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә