КЫН I и. Кылыч, хәнҗәр кебек коралларның савыты, футляры. Иделләрнең ары ягында Ялтырап ята пәке кынысы. Җыр. [Искәндәр Зөлкарнәй] Кыныннан кылычын суырып чыгарган да теге төенне чапкан да ташлаган. Ә.Гаффар. Алып аның кылычын, Салдыра да кынысын, Карый вәзир кылычка Һәм төшә куркынычка. Ш.Маннур. [Зөнүн] Пычагын кыныннан чыгарып, кулдашының борыны алдына куйды. М.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә