КЫМЫРҖЫТУ ф. 1) Чымырдату

2) Шомландыру, калтырату; тынгы бирмәү. Ара-тирә алашам колагын шомрайтып ала: андый чакта тәннәремне кымырҗытып, йөрәккә шом төшә. Х.Сарьян. Ә синең уйлы, даһи башта нибары бер фикер миеңне кымырҗытыр. Р.Гаффар

Кымырҗытып алу Аз гына кымырҗыту. --- тун якасыннан кар тузаны үтеп керә дә тәнеңне кымырҗытып ала ---. К.Миңлебаев. Кинәт кенә күңелемне кызгану, якын итү хисләре кымырҗытып алды. Х.Ширмән

Кымырҗытып тору Бертуктаусыз кымырҗыту. Зур каравай калачның күз алдында торуы авызларыбыздан сулар китерә, тамакларыбызның төбен кымырҗытып тора иде. М.Гафури. Яңа бинаны күрәсе килү күңелне гел кымырҗытып тора иде. Т.Нәҗмиев

Кымырҗытып узу Бик тиз арада кымырҗытып алу. Ләкин [бабайның] алҗыган гәүдәсе таң йокысында чын-чынлап изрәп китәргә дә өлгермәде, күңелдән авыр дулкын кымырҗытып узды ---. Э.Касыймов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә