КЫМЫРҖУ ф. 1) Чымырдау; тәндә яки аның кайбер урыннарында җиңелчә генә чәнчешү, калтыраган сыман булу. Каравылчының кинәт чәч төпләре кымырҗыды, аркасы чымырдап куйды. Ш.Шәйдуллин. Аның хәзер күңеле тыныч, бөтен тәне рәхәт бер талу белән тымызык кына кымырҗый иде. Р.Төхфәтуллин

2) Күбекләнеп әчү, әчешү. Ул заманда татарлар бал эчәләр иде, койган баллары мичкәсе белән җылы мич башында кымырҗып, әкрен генә шаулап утыра иде. Ә.Еники

3) Селкенү, кыбырдау. [Сәвиләнең] Кесәсендә чикерткә кымырҗый. Н.Гыйматдинова. --- Ибрай Зәкуанов әле авызын ачты, әле мыек очын чәйнәде, әле ботларын угалады, кымырҗыды, әле уфылдады, әле ухылдады. Ә.Гаффар

4) күч. Омтылу, нәрсәдер эшләргә талпыну; тынычсызлану. Нурия шул сүздән соң иренең авыру икәнен, стройга ярамавын да әйтергә кымырҗыган иде, әллә нишләп батырчылыгы җитмәде. Г.Ахунов. Әхмәдиша агайны эчтән корт кимергәне, нәрсәдер әйтәсе килеп кымырҗыганы сизелә. Т.Галиуллин

Кымырҗып алу Кыска вакыт эчендә кинәт кымырҗу. Янчуринның арка сөякләре, ничектер, салкынаеп китте, кымырҗып алды. Ш.Шәйдуллин

Кымырҗып китү Көтмәгәндә, кинәт кымырҗу. Эчемдә боз яткан кебек, әледән-әле аркам кымырҗып китә, яңадан туңа башлаган шикелле булам ---. Ә.Еники. Ул [Мөдәррис] шигырь укыганда, тәннәр кымырҗып китә. Н.Гамбәр. Тамак шулкадәр кымырҗып китте, тәһарәтне бозмый булдыра алмадым. Б.Камалов

Кымырҗып кую Аз гына кымырҗу. Бу минутта Нургалинең дә күңеле нечкәреп китте, ничектер, күзләре дымланып, тамак төбе кымырҗып куйды. Ә.Еники. Тик, нигәдер, йөрәге кымырҗып куйды солдатканың. М.Әмирханов. Башкаларның хәлен белмим, минем күзләрем кымырҗып куйды, бугазыма төер килеп тыгылды. Р.Мөхәммәдиев

Кымырҗып тору Бертуктаусыз кымырҗу. Салкын балчык ерып килгән аяклар беренче дәреснең буеннан-буена кымырҗып тора. Б.Камалов. [Ирекнең] Күңеле мөдирне ярсытырга кымырҗып торганлыктан шулай килеп чыкты. Ф.Садриев. Мирхас тагы шаккатып калды, ул эчтән бу хакта дусты Әсәткә сөйләрмен дип кымырҗып тора. Х.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә